27 февральдә Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уртак утырышы кысаларында бүләкләү тантанасы булды. Анда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Рәйханә Гыйльметдинова билгеләп үтелде. Бүләкне аның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән хәйрия һәм волонтерлык эшчәнлеге, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә патриотик эшчәнлеге өчен тапшырдылар.