«Исток-Башлангыч» үзәгендә театр остаханәсе уңышлы эшләп килә

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

«Гаилә» милли проектын һәм аның составына керә торган «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде биш елдан артык театр остаханәсе уңышлы эшли. Бу эш «Актив озын гомерлелек» программасы буенча алып барыла.

Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле студиядә актив тормыш позициясе булган 15 өлкән яшьтәге кеше катнаша. Режиссер Любовь Сидорова җитәкчелегендә «көмеш» волонтерлар спектакльләре яңа төсләр белән балкый башлады. Алар шәһәр һәм районның төрле социаль мәйданчыкларында классиклар әсәрләре мотивлары буенча куелган 25тән артык чыгыш ясадылар.

1 мартта «көмеш» яшьтәге кешеләр мәнфәгатьләре буенча «Илһам» клубында катнашучылар өчен И. А. Крылов әсәрләре мотивлары буенча чыгыш ясалды. Тамашачыларга таныш мәсәлләрне яңача уку бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International