Узып баручы кышның соңгы көне Ютазы районында зур вакыйга белән истә калды. Бу көнне район башлыгы кубогына картинг буенча ярышларның бишенче этабы узды.
Ярышларда күпбалалы әтиләр һәм балалар, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар, махсус хәрби операция ветераны, махсус хәрби операция барышында аталары һәлак булган балалар катнашты.
Бу чара чын гаилә бүләге, бергә вакыт үткәрү, яңа хисләр кичерү һәм үзеңне зур һәм тату бергәлекнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге булды.