Татарстан оешмаларында 5 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2013 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына  караганда, 26 нчы июльдән алып 2 нче августка чаклы республикада 4 авыр җәрәхәт һәм 1 төркемле бәхетсезлек  очрагы теркәлгән.

Беренче авыр җәрәхәт белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы 30 нчы июльдә Яшел Үзәннең “АкБарс машина-технология оешмасында” теркәлгән. Биредә бортны ачканда машина йөртүче уемга килеп төшкән.

Киләсе бәхетсезлек очрагы Казанның “Элекон” заводы ААҖдә булып узган. Бернинди дә язу беркетелмәгән канистрадан сыекча эчү сәбәпле, 59 яшьлек слесарь-сантехникның  авыз куышлыгы селте белән янган.  

Алабуга районында “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖдә 20 яшьлек аппаратчы зыян күргән. Ул, тукыманы урнаштырган чакта, ваодан кулын алмыйча торып, “пуск” төймәсенә баса. Нәтиҗәдә, җилкә алды сөяге өлешендә ябык сыну барлыкка килә, сынган өлешләр исә урыннарыннан күчкән дигән диагноз да куела.

Август аена килгәндә, ул «Нэфис Косметикс» ААҖдә теркәлгән авыр җәрәхәт очрагы белән башланып китте. Биредә йөкне күтәргән чакта машинаның стропасы өзелү нәтиҗәсендә 38 яшьлек аппаратчының  кабыргасы сына.

Төркемле бәхетсезлек очрагына килгәндә исә, ул 29 нче июльдә “Газпром Трансгаз Казан” ҖЧҖдә булган. Менделеевск районында булган юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар. Шуларның берсе һәлак булган.

Хәзерге вакытта барлык  очраклар буенча  да тикшерү бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International