«Веста» үзәге һәм волонтерлар патриотик акция оештырдылар

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Балаларга патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының батырлыгы истәлеген саклау максатыннан 31 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм «Мәрхәмәтлелек буыны» отряды волонтерлары «Керү коды: Сталинград» дигән акция уздырдылар.

Чара барышында волонтерлар шәһәр халкына Сталинград сугышы турында кыскача тарихи белешмә, тарихи һәйкәлләр турында белешмәле мәгълүмати буклетлар тараттылар. Гражданнарга Сталинградны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, 1943 елның 2 феврале Сталинград өчен барган сугышларда җиңү яулаган рус халкының батырлык һәм каһарманлык көне булуы турында сөйләделәр.

Барлыгы 17 буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International