Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Гомуми эш» проектыннан «Куркыныч чуму» дигән интерактив чара уздырды.
«Куркыныч чуму» мультфильмын карау барышында катнашучылар кеше организмы буенча маҗараларга юл тоттылар, аның ничек оештырылуы турында бик күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белделәр, алкогольнең сәламәтлекне ничек бозуын күрделәр. Аннан соң белгеч укучылардан мультфильмнан белгәннәре белән уртаклашырга теләгән үзләренең туганнарына, якыннарына сәламәт яшәү рәвеше алып бару темасына кечкенә генә инша яки хат язуларын сорады.
Чара 8 нче социаль участокта, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Дәрестә тугыз яшүсмер катнашты.