Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «Һава торышын фаразлаучы технологияләр».
Заманча һава торышы фаразы төрле өлкәләрдән күп белгечләрнең бердәм эшләвен таләп итә. Һәр этапта билгеле бер технологияләр һәм процесслар кулланыла. Дәрестә һава торышын фаразлау процессын өйрәнделәр, метеорологиядә ясалма интеллектның ролен карадылар.
«Цифр дәресе» – мәгълүмат технологияләре өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты.