28 январь көнне Менделеевск шәһәренең С. Гассар исемендәге мәдәният йортында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы узды.
«Лидер хатын-кыз» номинациясендә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты җитәкчесе Наталья Елхова да чыгыш ясады. Ул номинациядә җиңүче булды.
Наталья Елховага учреждение коллективы һәм интернат-йортта яшәүчеләр актив булышты. Бу аның лидерлык сыйфатларын, профессиональлеген һәм социаль өлкәдә эшләвенең әһәмиятен раслый, шулай ук коллектив һәм социаль хезмәт алучылар тарафыннан аның эшенә югары бәя бирелүен дәлилли.