«Чишмә» үзәгендә Карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Озак вакыт карау системасы кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында даими рәвештә Карау мәктәбе дәресләре уздырыла.

Шушы көннәрдә социаль хезмәткәрләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарның туганнары өчен төркемле дәрес оештырылды. Актуаль тема – аз хәрәкәтләнүче гражданнарның рациональ туклануы каралды. Шәфкать туташы Зилә Галимова рационны төзегәндә нинди төп факторларга игътибар итәргә кирәклеге турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук социаль хезмәткәр рациональ туклану, азыклар һәм аларның нигезен тәшкил иткән туклыклы матдәләр турында белергә тиеш, дип билгеләп үтте. Дөрес туклану кешеләргә сәламәтлекне сакларга, ә авыру яки җәрәхәтләнгән кешеләргә үзләрен яхшырак хис итәргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International