Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә остаханәсе – чүлмәкчелек эше» проекты буенча дәресләр дәвам итә. Проект Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аның максаты – социаль адаптацияләү һәм балаларның һәм ата-аналарның иҗади сәләтләрен бергәләп чүлмәкчелек белән шөгыльләнү аша үстерү.
Чираттагы очрашу орнаментлар ясау техникасы белән танышуга багышланган иде. Остаханәдә катнашучылар кабатланмас бизәкләр ясап, балчык әйберләрне бизәргә өйрәнделәр. Эш бердәм иҗат принципларына корылган иде: балалар һәм ата-аналар бер-берсенә ярдәм итте, идеяләре белән уртаклашты һәм уртак ачышларга шатланды.
Чүлмәкчелек эше белән шөгыльләнү иҗади потенциалны ачып кына калмый, ә катнашучыларга гаиләдә вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыру мөмкинлеге дә бирә.