Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яңача Йомры икмәк» курчак спектакле узды.
Спектакль балаларга гаилә кыйммәтләренең мөһимлеге турында сөйләде. Классик әкияттән аермалы буларак, анда Йомры икмәк әби-бабасынан китә һәм нәтиҗәдә төлке табышы була, яңа версиядә Йомры икмәк үз хатасын аңлый һәм исән-сау өенә кайта.
Спектакль тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен мөһим вакыйга булды. Ул аларга якыннарыңны һәм гаиләңне кадерләү никадәр мөһим икәнен аңларга ярдәм итте. Шулай итеп, «Яңача Йомры икмәк» курчак постановкасы яшь буын арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм тәрбияләүгә үз өлешен кертә.
Барлык балалар да сюжет һәм әкиятнең яңартылган куелышына сокландылар. Чара ахырында һәркем спектакль геройлары белән аралаша һәм аларга үз сорауларын бирә алды. Бу көнне беркем дә игътибарсыз калмады.