«Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы уңышлы эшли. Системаның максаты – карауга мохтаҗ гражданнарга сәламәтлекләрен, функциональлекләрен һәм тормышка кызыксынуларын тәэмин итү.
Бүгенге көндә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә озак вакытлы карау системасы белән 59 кеше колачланган. Мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, һәр социаль хезмәт алучыга индивидуаль якын килү кулланыла. Тернәкләндерү чаралары кысаларында «Бармак гимнастикасы», «Ачык акыл» технологияләре буенча актив эш алып барыла, белгечләрнең Карау мәктәбе дәресләрендә алган белемнәре кулланыла.
Күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тоту нәтиҗәләре буенча, тәрбияләнүчеләр социаль хезмәткәрләрнең эшеннән бик канәгать.