«Изгелек» үзәгенә ачык ишекләр көненә алты кеше килде

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

23 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән аралашу һәм кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу максатында менталь тайпылышлары булган инвалидларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды.

Көндезге тору бүлеге мөдире, бүлек белгече ата-аналарга социаль хезмәтләр алу мәсьәләсе буенча консультация бирделәр. Ата-аналар үз сорауларына җаваплар, «Изгелек» үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алу өчен кирәкле документлар исемлеген алдылар.

Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International