Татарстанда инвалидларның эш белән тәэмин ителү дәрәҗәсе Россия буенча иң югарылардан. Республикада инвалидларның 31 % эшли, ә ил буенча бу күрсәткеч 24 % тәшкил итә.
Әйтергә кирәк, бизнесның әлеге категория гражданнарны эшкә урнаштыру буенча билгеле бер йөкләмәләре бар. 2023 елдан республикада квотаны билгеләүгә дә караш үзгәрде. Хәзер инвалидлар өчен квоталы эш урыннарының кирәкле санын эш бирүчеләр мөстәкыйль рәвештә билгеләргә тиеш. 35-100 хезмәткәре булган предприятиеләр өчен бу сан 2 % тан да ким булмаска тиеш, 100 дән артык хезмәткәре булган предприятиеләр өчен – 3 % тан.
1 февральгә кадәр эш бирүчеләргә локаль норматив актлар кабул итәргә һәм аларны «Россиядә эш» порталында урнаштырырга тиеш.