Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталауны үзгәртү тәртибе турында киңәшмә узды. Эксперт буларак ТР Хезмәт министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гайсин чыгыш ясады.
РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 14 мартындагы 366 номерлы карары нигезендә эш бирүчеләр 2022 елның IV кварталында оешма хезмәткәрләренең исемлек буенча уртача саныннан чыгып, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота исәпләргә тиешләр. Исәп-хисапны 2023 елның 1 февраленә кадәр башкарырга кирәк.
Квота ничек исәпләнә?
Әгәр дә хезмәткәрләр саны 35тән 100гә кадәр булса, квота предприятие хезмәткәрләренең исемлек буенча уртача саныннан 2 % дәрәҗәсендә билгеләнә.
Оешма хезмәткәрләре саны 100дән артса, квота 3 %тан чыгып исәпләнә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эксперты билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстанда инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турындагы законга үзгәрешләр кертелгән (2022 елның 25 июлендәге 47-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы). Татарстан законнарындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру буенча эш бирүчеләр өчен квота хезмәткәрләр саныннан 2 һәм 3 % дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Әмма квота исәпләгәндә шуны истә тотарга кирәк: оешма хезмәткәрләренең исемлек буенча уртача санына эшчәнлекләре куркыныч һәм зарарлы хезмәт шартлары белән бәйле хезмәткәрләр кертелми, шулай ук инвалидлар категориясенә кергән хезмәткәрләрнең эш урыннары саны да исәпкә алына.
Эш бирүчеләр законнарның үтәлеше турындагы хисапны ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына «Россиядә эш» платформасы аша бирәләр.