Бүген Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 2022 елда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең эш йомгаклары буенча бөтенроссия киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмә барышында Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков мәшгульлек өлкәсендә беренче бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
«Россиянең иң яхшы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең директоры Татьяна Александровна бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, декабрь башында мәшгульлек өлкәсендә бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Яр Чаллы мәшгульлек үзәге эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды.