«Астра» да монтессори-педагогика дәресләре бик кызык уза

2022 елның 16 декабре, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә монтессори-педагог Гөлнара Сабитова җитәкчелегендәге дәресләрдә балалар төс, форма, зурлык кына түгел, саннар белән дә танышалар, саннарны чагыштырырга өйрәнәләр.

Гадәттә, балалар 3 яшьтән 5 яшькә кадәр саннар белән кызыксына башлыйлар, актив хисап күнекмәләре мәктәпкәчә яшьтә формалаша. Санау сәләте аралашу күнекмәләрен, фантазия, игътибар, логика, хәтер, математик фикерләүне үстерергә ярдәм итә.

«Математик исәпләү кеше миенең иң югары функцияләренең берсе санала. Кеше генә санарга сәләтле, шуңа күрә санау күнекмәләрен үзләштерү ми үсешенә уңай йогынты ясый», – ди Гөлнара Сабитова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International