Соңгы атнада республика предприятиеләрендә 11 кеше зыян күргән

2013 елның 26 июле, җомга

       Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына  караганда, 19 нчы июльдән 26 сына чаклы республикада 4 үлем, 2 авыр җәрәхәт һәм 2 төркемле бәхетсезлек  очрагы теркәлгән.

       Үлем белән тәмамланган беренче очрак «Каздорстрой» ААҖдә 18 нче июльдә була. Яңа Чишмә бистәсендә урнашкан җитештерү базасы җирлегендә эшчеләр арасында бәхәс килеп чыга. Сугышу нәтиҗәсендә 27 яшьлек юл төзүдә эшләүче егет кадалган җәрәхәт ала. 

      Икенче очрак исә 22се көнне Казандагы «Компания Фрегат» ҖЧҖдә теркәлә. Йошкар-Ола – Казан юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә экспедитор-машина йөртүче һәлак була.

      Чираттагы очрак шул ук көнне, әмма Буада урнашкан «Сетевая компания» ААҖдә була. Тәтеш районының Сөндек бистәсендә эшләми торган участокны сүткән вакытта терәк багана белән бергә электромонтер да егылып төшә.

     Үлем белән тәмамланган соңгы очрак исә 23 көнне Алексеевск районында булган. “Якты Алан” («Ясная Поляна») ҖЧҖдә Чув.Майна бүлегендә  уҗым арышын урган чакта комбайнчы комбайн көпчәкләре астына эләккән.

         Хисап атнасы барышында шулай ук 2 бәхетсезлек белән тәмамланган  очрак та теркәлә. 

Шуның берсе 20 нче июль көнне “Русия Тимер Юллары ” ААҖнең 108 нче номерлы Яшел Үзәндәге юл-машина станциясендә булган. Биредә монтер түшәүче кранның арткы мәйданчыгыннан янәшәдәге юл колеясына егылып төшә.

23 көнне авыр җәрәхәткә китергән икенче очрак теркәлә. Казанның «Зубр» шәхси каравыл предприятиесендә Вологда шәһәрендә урнашкан объектны карап чыккан вакытта каравылчының өстенә машина менә. Зыян күрүче бик күп авыр җәрәхәтләргә дучар була.

Төркемле бәхетсезлек очракларына килгәндә исә, аларның беренчесе 18 нче июльдә булган. Казанның ашыгыч ярдәм станциясеннән  вызовка килгән чакларында врач һәм фельдшер баскыч мәйданчыгында егылып, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алалар. 

Икенче очрак 20 нче июльдә Тукай районында, «Кама» агрофирмасы ҖЧҖдә була. Терлек азыгы резервуарларын янгыннан саклаган чакта шарлау барлыкка килә. Нәтиҗәдә 4 кешегә зыян килә. Аппаратчы үлә, ә энергетик, технолог, агроном авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар.

Хәзерге вакытта барлык күрсәтелгән очраклар буенча тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International