Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар декадасы кысаларында мөхтәрәм кунаклар – муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район башлыгы урынбасары Роза Галиева булды.
Җыелыш башланыр алдыннан кунаклар өлкәннәрнең яшәү шартлары һәм учреждениенең матди тәэмин ителеше, социаль хезмәтләр алучыларның иҗади эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар. Алар учреждениедә яшәү өчен яхшы шартлар тудырылуын, ә коллективта өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына битараф булмаган профессиональ, тәҗрибәле белгечләр эшләвен билгеләп үттеләр.
Азнакай районы башлыгы исеменнән интернат-йортка микродулкынлы мич, бораулау-шөреповерт, татлы күчтәнәчләр бүләк ителде.