Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр спартакиадада катнашты

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

7 декабрьдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар инвалидлар өчен спартакиадада актив катнаштылар. Чара Кама Тамагы ш.т. п. «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.

Сәламләү сүзе белән Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина чыгыш ясады. Ярышта катнашучылар өстәл спорт уеннарында көч сынаштылар, бер-берсе белән шатланып аралаштылар. Барлык катнашучылар да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Ярышлар физик активлык һәм инвалидларның гомуми социаль адаптациясе өчен яхшы стимул бирә. Мондый чараларда катнашу сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә, социаль хезмәт алучыларның аралашу даирәсен киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International