Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында 6 декабрьдә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалид гражданнар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә шәһәрнең һәм районның 6 оешмасы катнашты: Яшел Үзән муниципаль районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Майский» СК, «Озон Волга» ҖЧҖ, «Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ, «Ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе» ФДББУ, Яшел Үзән механика көллияте.

Эш эзләүчеләргә ЭВТ белгече, хезмәт һәм җитештерү биналарын җыештыручы, яшел хуҗалык эшчесе, кладовщик һ. б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим иттеләр.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 17 кеше килгән иде. Аларның эш бирүчеләр белән аралашу, мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультацияләр алу мөмкинлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International