Зәйдә инвалид балалар өчен чара уздырылды

2022 елның 2 декабре, җомга

1 декабрьдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сарае базасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Балачак дөньясы» дигән ведомствоара социаль-анимацион тамаша булды. Чараның максаты – мөмкинлекләре чикле балаларны социальләштерү һәм интеграцияләү.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре физик культура һәм спорт идарәсе, яшьләр эшләре идарәсе, шәхси эшмәкәрләр Гүзәл Хасбатуллина һәм Юлия Хәйруллина, Лиана Балыкованың «Бомба-праздники» агентлыгы, шулай ук Зәй политехник көллияте волонтерлары белән берлектә балалар өчен күңелле социаль-анимацион тамаша оештырдылар.

Балаларны зур курчаклар каршы алды, алар балаларны аниматорларга уен программасында катнашу өчен озаттылар. Катнашучылар биеделәр, фотога төштеләр, аннары күтәренке кәеф белән тимераякта шуарга боз мәйданчыгына киттеләр. Социаль-анимацион тамаша тәмамлангач, балалар тәмле торт белән чәй эчтеләр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International