Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Перезагрузка» әниләр өчен мәктәп төзү» проекты кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алия Нигъмәтҗанова инвалид балалар тәрбияләүче ата‑аналар өчен «Минем ресурсларым» дәресе үткәрде.
Очрашуның төп элементы метафорик карталар белән эш булды. Алар ярдәмендә катнашучылар күнегелгән кыенлыкларга икенче күзлектән карый алдылар, озак вакыт әйтелмәгәнне билгеләделәр һәм үзләрендә элек уйланылмаган көч һәм терәкләрне таба алдылар.
Дәрестә ышанычлы атмосфера хөкем сөрде: һәркем үз кичерешләре турында тыныч кына сөйли, ярдәм һәм аңлау тоя, шулай ук психологтан профессиональ киңәшләр ала алды.