28 июльдә Татарстан Республикасының барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә көннәре узды. Әлеге чараларда, ата-аналарны һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да кертеп, 260 кеше катнашты.
Проектның төп максаты – мөмкин булган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең үзара ярдәмләшүе өчен шартлар тудыру.
Очрашу барышында тернәкләндерүнең заманча методикалары, электрон сертификатларны рәсмиләштерү һәм куллану тәртибе, шифаханә-курортта дәвалану һәм тиешле карталарны рәсмиләштерү, менталь тайпылышлары булган затлар өчен көндезге тору бүлекләренең эше һәм башка бик күп темалар каралды.
Чараларда тернәкләндерү үзәкләре белгечләре генә түгел, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәшгульлек үзәкләре һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре дә катнашты.
Алдагы чараларда катнашу өчен алдан телефон яки электрон почта аша язылырга кирәк. Барлык тернәкләндерү үзәкләренең контакт мәгълүматлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында бар. Киләсе ачык гаилә көннәре 25 августка планлаштырылган.