Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бу атна тематик булды. Ул Әниләр көненә багышланган иде.
Төркемнәрдә балалар әниләре өчен төрле кул эшләнмәләре ясадылар. Бәйрәм кәефен булдыру өчен күңел ачу чарасы оештырылды, анда төп геройлар булып балалар үзләре чыгыш ясады. Мультгеройлар белән бергә алар төрле конкурсларда катнаштылар.