«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре Япон башваткычы белән таныштылар

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар мастер-класста катнаштылар. Чараның максаты – гражданнарны танып белү функцияләрен үстерүче Япон табышмаклары белән таныштыру.

Социаль хезмәт алучыларга җиде яссы фигурадан үрнәккә туры килгән билгеле бер формада фигура җыярга кирәк иде. Катнашучылар геометрик һәм башка фигуралар җыеп, күп уйладылар, уйландылар. Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ халәте яхшырды, төп психик процесслар оптимальләштерелде.

Чарада биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International