Ел башыннан авыл җирендә яшәүче 56,5 меңнән артык өлкән яшьтәге татарстанлы республика медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру, вакцина ясату, скрининг һәм башка медицина процедуралары узу өчен китерелгән.
Илтеп җиткерү «Демография» милли проекты ярдәмендә, федераль бюджет акчасына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта башкарыла. Өлкәннәрне сәфәрләр вакытында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата бара.
Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм актив озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшерүләре сәламәтлек белән бәйле проблемаларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, бу дәвалауны вакытында башларга һәм җитди катлаулануларны булдырмаска мөмкинлек бирә.