Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты хезмәтне саклау буенча тест үткәрәчәк

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

5 декабрьдә 10:00 сәгатьтә бөтен ил өчен бердәм көнне «Хезмәтне саклау һәм эштә куркынычсызлык» бөтенроссия тесты узачак.

Тест үткәрү хезмәткәрләрнең имин хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Онлайн чарада икътисадның төрле тармакларыннан меңләгән кеше катнашачак. Алар барысы да җитештерүдә хезмәтне саклау өлкәсендәге белемнәрен тикшерә алачак.

Катнашучыларга 30 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Биремнәр Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты экспертлары тарафыннан әзерләнгән. 16 һәм аннан күбрәк балл җыйган катнашучылар 2024 елда хезмәтне саклау буенча бөтенроссия тесты лауреаты дипломын алачак.  

Чара географиясенең чиге юк: тестны илнең теләсә кайсы ноктасыннан ерактан узарга мөмкин. Тестларда катнашу өчен 25 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча теркәлергә кирәк: https://testsafety.vcot.info/.  

5 декабрьдә 10:00 сәгатьтә алдан теркәлү узган һәркемнең шәхси кабинетында «Башларга» төймәсе барлыкка киләчәк һәм тестларга керү мөмкинлеге ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International