15 ноябрьдә Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яраткан спорт төрең» дигән сәламәтлек сәгате узды. Чараны тәрбиячеләр Герман Миронов һәм Вера Нетребина үткәрде.
Педагоглар чараның төп максатларын билгеләделәр: сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрне һәм күзаллауларны ныгыту, балаларга спорт белән шөгыльләнүнең кеше сәламәтлегенә уңай йогынтысы турында сөйләү, физкультура белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыру. Тәрбиячеләр өлкән төркем балалары белән берлектә спортның төрле төрләре: хоккей, футбол, теннис, чаңгы, шашка, шахмат, йөзү һ. б. турында сөйләделәр.
Шулай ук педагоглар укучыларны Олимпия уеннары һәм аларның символикасы белән таныштырды.