Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Елмаю» клубы эшли. Клуб эшчәнлеге баланың шәхесен гармонияләштерүгә, тискәре күренешләрне кисәтүгә, сәламәт ялны оештыруга, шулай ук баланың иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
«Елмаю» клубының чираттагы дәресе кулларда рәсем ясауга багышланган иде. Аны комплекслы үзәк психологы үткәрде. Чараның максатлары: борчылу дәрәҗәсен киметү, эффектив аралашу, фантазия, ассоциатив фикерләү күнекмәләрен үстерү. Психолог белән мондый сәнгать терапиясе балаларга үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә аның эмоциональ һәм үз-үзен тотыш өлкәләрендә уңай үзгәрешләр күренә.