Өлкәннәрне һәм инвалидларны өй шартларында карау методларына һәм формаларына өйрәтүне күздә тоткан «Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 11 ноябрьдә Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә төркемле дәрес узды. Укуларны район үзәк хастаханәсенең гериатры Фәүзия Фатулаева алып барды.
Табиб-гериатр авыру гражданнарның туганнарын һәм социаль хезмәткәрләрне урын өстендәге авыруларны ничек карарга икәнен өйрәтте, шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук катнашучыларга дәрес темасына видеоролик күрсәтелде.