Татарстанда һәр икенче сум балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Татарстанда һәр икенче сум балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу турыда «Татар-информ» МА мәйданчыгында балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына багышланган матбугат конференциясе вакытында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Владимировна Бутаева хәбәр итте.

Ата-ана һәм балачакка гарантияләнгән матди ярдәм федераль һәм региональ социаль ярдәм чаралары белән тәэмин ителә.

Аерым алганда, республикада 2019 елдан бирле «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты тормышка ашырыла. Республикада беренче баласы туган гаилә дәүләттән ай саен 11 476 сум күләмендә пособие ала.

Авылда туучылар санын стимуллаштыру өчен Татарстанда 2018 елдан бирле махсус түләү кертелгән. 25 яшькә кадәрге авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар беренче бала өчен 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы бала тапкан хатын-кызлар 100 мең сум күләмендә акча алалар.

Гаилә абруен яклау максатыннан Татарстанда «Ана даны» һәм «Ата-ана фидакарьлеге» медальләре гамәлгә куелды.

«Ана даны» медале белән биш һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм аларны лаеклы тәрбияләгән, ким дигәндә бер балигъ булмаган баласы булган аналар бүләкләнә. Бүләкләнүчеләргә һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтелә.

«Ата-ана фидакарьлеге» медале җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче гаиләләргә бирелә. Бүләкләнүче гаиләгә 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә.

Моннан тыш, республикада балалы гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары каралган. Әйтик, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күпбалалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен 100% компенсация бирелә. Яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр 3 яшькә кадәрге балаларга электрон дару сертификаты һәм бала туган очракта балалар өчен кирәк-яраклар комплектын ала ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International