Казан психологлары профессиональ стажировка узды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары психоэмоциональ җәрәхәтләнгән, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре зоналарыннан кайтучы балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында октябрь азагында Пермь краеның Психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге базасында профессиональ стажировка узды. Уку авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды гранты акчалары хисабына узды.

Стажировканың төп мәсьәләсе булып көч кулланудан зыян күргән балаларга, психоэмоциональ яктан җәрәхәтләнгән балаларга, шулай ук аларның ата-аналарына махсус тормыш ситуацияләрендә ярдәм күрсәтү системасы торды. Стажировкада катнашучылар психодиагностик һәм психокоррекцион эш инструментарие, гаиләләргә ярдәм күрсәтү алгоритмнары турында фикер алыштылар.

Алган белемнәр проектның максатчан төркемендә катнашучылар белән эшләүне оештыруда һәм киләчәктә психоэмоциональ җәрәхәтләре булган затларга хезмәт күрсәтүче республиканың социаль учреждениеләрендә эшләү тәҗрибәсен таратуда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International