Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Юлия Иксанова «Алкогольнең балалар организмына йогынтысы» дигән темага чираттагы медицина сәгате уздырды.
Дәрестә балалар алкогольнең балалар организмына олылар организмына караганда берничә тапкыр көчлерәк йогынты ясавын белде. Бу нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр яшендә эчке органнарның актив үсүе һәм тулаем организм формалашуы белән аңлатыла. Алкоголь, хәтта кечкенә дозаларда да, барлык системаларны һәм органнарны агулый.
Балалар алкоголь һәм сәламәтлек бергә туры килми дигән нәтиҗә ясадылар. Организм көчле, дөрес үссен өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм күнегүләр ясарга кирәк.
Балалар зур игътибар белән файдалы мәгълүмат тыңладылар һәм медицина хезмәткәренең сорауларына актив җавап бирделәр.