Наркоманияне һәм эчкечелекне профилактикалау кысаларында 19 октябрьдә «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лариса Голдобина Лениногорск политехник көллияте базасында «Янәшәдәге куркынычлар турында» дигән чара үткәрде.
Әңгәмә барышында белгеч балаларга алкоголь һәм наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы һәм сәламәт яшәү рәвешенең алкоголизм һәм наркоманиягә каршы көрәшнең мөһим юнәлешләренең берсе булуы турында сөйләде. Әңгәмәдән соң фикер алышу булды.
Соңыннан чарада катнашучыларның барысына да буклетлар тапшырылды.