Балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина «Наркотиклар – явызлык, наркомания – бәла» дигән темага төркемле дәрес уздырды.
3 нче номерлы социаль участокта үткәрелгән дәрестә биш балигъ булмаган бала катнашты. Чараның максаты – балаларны үзләрен ПАМ кулланудан саклый торган күнекмәләргә, «юк» дип әйтергә өйрәтү.
Балалар «Упкын» видеоролигын карадылар, фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр. Ахырда алар тагын бер тапкыр сәламәт яшәү рәвеше алып бару кагыйдәләре һәм өстенлекләре турында сөйләштеләр.