«Яңарыш» үзәгендә спорт чарасы үткәрелде

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

17 октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт наркотикларга каршы» дигән спорт чарасы уздырдылар. Ул наркоманияне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.

Чараның максаты – начар гадәтләргә тискәре караш һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлы караш формалаштыру.

Чара кысаларында балалар файдалы гадәтләр һәм сәламәтлек өчен зарарлы гадәтләр турында искә алдылар: тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания. Физик культура буенча инструктор Ольга Тугаева белән бергә зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тәртибенә ничек зарарлы йогынты ясавы турында сөйләштеләр. Аннан соң балалар спорт эстафеталарында, ярышларда катнаштылар һәм сәламәтләндерү гимнастикасын башкардылар.

Ахырда сәламәт яшәү рәвешенең мөһим кагыйдәләрен кабатладылар: көн тәртибен үтәү, спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International