«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре ярышларда катнашты

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 12 октябрь көнне, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чара социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

Оештыручылар инструктаж үткәрделәр, уен кагыйдәләрен искә төшерделәр. Социаль хезмәт алучылар үзләренең физик мөмкинлекләре буенча уеннарның бер төрен сайлап алдылар.

Дартс буенча Тимур Кәбиров, Гөлнара Хисмәтуллина, Гөлфәния Әбрарова һәм Ада Троицкая призлы урыннарны алдылар. Шашка буенча Мөхәммәтханиф Вәлиев, Любовь Рябкова, Хәлил Рәхмәтулин һәм Ольга Чумакова җиңү яулады Чарада барлыгы 50 кеше катнашты.

Шәһәр Советы депутаты, «Автократ» ҖЧҖ генераль директоры Илнур Исмәгыйлев һәм аның коллективы исеменнән Әсхәт Фәргать улы җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр, ә ярышларда катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International