Балигъ булмаган биектаулылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга һәм алкоголь куллануны профилактикалауга юнәлдерелгән төркемле чара үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучы 34 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес барышында балалар алкогольнең зыяны, эчкечелек китереп чыгара торган проблемалар турында белделәр. Шулай ук балигъ булмаганнарга фикер алышу өчен сораулар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International