«Шатлык» үзәге каршындагы яшүсмерләр клубында профилактик уен үткәрделәр

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

10 октябрь көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Кызлар» яшүсмерләр клубында «Кисәтелгән – сакланган» квесты уздырылды. Уен үз сәламәтлегенә карата шәхси җаваплылык позициясен формалаштыруга, ВИЧ-инфекция һәм СПИД турында мифлар турында хәбәр итүгә юнәлтелгән.

Квестның бурычлары: кеше тормышында сәламәтлек торышының әһәмиятенә, сәламәт яшәү рәвешенә игътибар итү, шулай ук рухны күтәрү һәм командаларны берләштерү өчен уңай эмоцияләр уяту.

Башта балалар викторина сорауларына җавап бирү юлы белән сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, көн режимының әһәмияте турында белемнәрне актуальләштерделәр, шуннан соң уенга күчтеләр. Ул биш минутлык зарядка белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International