6 октябрьдә Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылды. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, өлкәннәрне физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Чара катнашучыларның яше һәм физик әзерлеге нигезендә төрле хәрәкәт эшчәнлеге һәм төрле спорт төрләре элементларын үз эченә алган эстафета формасында узды. Һәр катнашучы күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алды.
Чарада 10 кеше катнашты.