Минзәлә муниципаль районында өлкәннәр декадасына багышланган чаралар кысаларында актив рәвештә өлкән буын вәкилләрен хөрмәтлиләр.
Әйтик, 1 октябрьдә район башлыгы Айдар Салахов авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештыру инициативасы белән чыкты. Мәдәният сарае каршында узган ярминкәгә килгән өлкәннәрне, шәһәр халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Ярминкәгә килүчеләр өчен Мәдәният сарае коллективы һәм ветераннар концерт әзерләделәр.
3 октябрьдә «Тормыш буйлап җыр белән» дип исемләнгән тантаналы чара узды, шулай ук көзге тематикага иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.