«Наркотикларсыз тормыш» ведомствоара республика айлыгы кысаларында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Арча үзәк китапханәсе белгечләре белән тематик чара үткәрделәр.
Яшүсмерләр, шул исәптән социаль хезмәтләр алучылар, тренинг элементлары белән уенда катнаштылар. Кызыклы биремнәрне үтәп, логик мәсьәләләрне һәм башваткычларны чишеп, яшүсмерләр үзләре шундый нәтиҗәгә килде: спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше – файдалы гына түгел, ә бик мавыктыргыч та, ә тормыш наркотикларсыз ямьлерәк.
Чара «Беренчеләр хәрәкәте» ярдәмендә узды.