Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» порталында 44 955 вакансия урнаштырган. Шулардан:
- 25,9 % сәнәгатьтә (11,7 мең эш урыны);
- 11,4 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5,1 мең эш урыны);
- 10,7 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,8 мең эш урыны);
- 7,4 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,3 мең эш урыны);
-5 % транспортта (2,3 мең эш урыны);
- 1,8 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,8 мең эш урыны);
- 0,6 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);
- 37,2 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (16,7 мең эш урыны).
3 011 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.