Иртәгә, 28 июньдә, Казанның «Урам» паркында сәгать тугыздан кичке бишкә кадәр «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак.
Катнашучы эш бирүчеләр арасында «Казаньоргсинтез» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Казан дары заводы» ФКП һ. б.
Шулай ук эшкә урнашу һәм карьера үсеше белән бәйле төрле темаларга мастер-класслар һәм тренинглар узачак. Консультантлар һәм экспертлар эш эзләүчеләргә киләчәктә эшкә урнашу өчен иң перспективалы тармакларны билгеләргә һәм шәхси карьера юлын планлаштырырга ярдәм итәчәк. Бу бигрәк тә студентлар һәм булачак һөнәрләрен әле сайламаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен актуаль булачак.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабында теләгән һәркем катнаша ала.