«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр республика конкурсында катнаштылар

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бөтендөнья тәмәкегә каршы көне кысаларында Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе «Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян китерү» шигарьләр конкурсы оештырдылар һәм үткәрделәр. Анда Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

Конкурс сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, санитар культура күтәрүгә һәм социаль һәм мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең зарарлы гадәтләргә каршы көрәшү ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Төрле яшьтәге «Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә кызыклы һәм якты шигарьләр тәкъдим иттеләр, алар ярдәмендә тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәтләрен белдерделәр, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, киләчәк турында уйланырга чакырдылар. Барлык шигарьләр дә истә калырлык иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Түбән Кама приютында тәрбияләнүчеләр I, II, III урыннарны яуладылар һәм истәлекле дипломнар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International