Арчаның «Өмет чаткысы» үзәге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге сәламәт яшәү рәвеше алып бара, балаларга спортка мәхәббәт тәрбияли. Белгечләр фикеренчә, сәламәт яшәү рәвеше алып бару гадәте балачактан ук салынырга тиеш. Физик активлык аша бала дөньяны таный, интеллектуаль һәм психологик яктан үсә, көчле иммунитетка ия була.

Үзәк тәрбиячеләре көн саен балалар белән зарядка ясыйлар, алар белән хәрәкәтле уеннар уйныйлар, шул исәптән яңа урам мәйданчыгында да. Моннан тыш, балалар үзәк стадионга йөриләр, анда спорт тренажерларында шөгыльләнәләр, велосипедларда, роликларда һәм самокатларда йөриләр.

Әйтик, узган шимбәдә, 17 сентябрьдә, үзәктә тәрбияләнүчеләр хезмәткәрләр белән берлектә «Татарстан кроссы – 2022» спорт чарасында катнаштылар. Актив катнашуы өчен балалар грамоталар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International