Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы очрашу узды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган мәшгульлекккә ярдәм итү чараларын тәкъдим итү очрашуның темасы булды.
Кадрлар үзәге белгечләре РФ Хөкүмәте тарафыннан эш урыннарын саклау һәм хезмәт базарында киеренкелекне киметү өчен кабул ителә торган чаралар турында сөйләделәр, кадрлар хезмәте белгечләре сорауларына җавап бирделәр.
Очрашуда эш бирүчеләрнең 10 вәкиле катнашты.