Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Табигать дөньясы» дигән мастер-класс узган.
Катнашучыларга яфрак эзе буенча көзге агач рәсемен ясарга куштылар. Белгеч яңа рәсем ясау техникасы турында сөйләгәч, мастер-класста катнашучылар үз эшләрен әзерли башладылар.
Дәрес социаль хезмәт алучыларның декоратив-гамәли иҗатка карата кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелгән иде.