13 сентябрьдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан «Син барысын да булдырасың!» көндезге төркемендә хезмәтләр алучы яшь инвалидлар өчен «Минзәләнең архитектурасы һәм истәлекле урыннары» дигән күзәтү экскурсиясе оештырылды.
Экскурсия туган шәһәр урамнары тарихы, архитектура һәйкәлләре турында күзаллауларны киңәйтүгә, шәһәргә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Экскурсия алдыннан белгечләр яшь инвалидлар белән бергә куллар өчен нейрогимнастик «Балдаклар», «Чылбыр», «Сәгатьләр» күнегүләре уздырдылар.
Экскурсия маршруты шәһәрнең тарихи үзәгендә узды һәм иң кызыклы истәлекле урыннарны, паркларны, яр буйларын һәм башка матур урыннарны үз эченә алды.
Белгечләр аңлаешлы итеп Минзәлә тарихы турында сөйләделәр. Көндезге төркемдә катнашучылар экскурсиядән канәгать калдылар һәм төркем белән кабат шәһәр буйлап йөрергә теләк белдерделәр.